Керәшен Сәрдәсе халкы чишмә җирен чистарткан
5 август көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында зур өмәгә чыканнар. Авыл халкы җыелышып, чишмә буен җыештырган. Эшне Николай Ильич Ермолаев, Николай Иванович Ермолаев һәм Семёновлар гаиләсе оештырган.
Авыл халкы чишмә тирәсендәге агачларны кискән, су чыга торган җирен чистарткан һәм үскән үләннәрне чапкан.

Бу чишмәнең атамасы юк. Аны Керәшен Сәрдәсе халкы "авыл чишмәсе" дип кенә йөртә.

Фото: Регина Мухина
Нет комментариев