Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә кәбестәләр өлгерә
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә кәбестәләр өлгерә

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәп яны участогында ниләр генә үсми

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәп яны участогында ниләр генә үсми.
Түтәлләрдә кишер, суган, җиләк-җимеш – барысы да җитәрлек. Быел слива аеруча уңышлы, диләр. Чәчәкләр дә шау-гөр килеп, бөтен бакчаны ямьгә төреп үсеп утыра. Ә кәбестәләр өлгереп кенә килә әле. “Үстергән продукцияне ярминкәләрдә сатарга планлаштырабыз. Барлыгы 280 төп кәбестә утырткан идек. Бакчабыздагы уңышка сөенәбез, тырышлыгыбыз юкка чыкмады”, – дип язды укытучы Анна Круглова. Видео


Нет комментариев