Бу шимбә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында "Авыл көне" узачак.
6 август 16.00 сәгатьтә Керәшен Сәрдәсе халкы һәм авыл кунаклары өчен авыл бәйрәме оештырылачак. Җыелу урыны - авыл кибете каршында.
Күңел ачу программасында җыр-бию, уеннар көтелә. Шулай ук, 20.00 сәгатьтә культура йорты каршында яшьләр өчен кичке программа башланып китәчәк.
Концертта катнашырга теләүчеләрдән оештыручыларга алдан хәбәр итү сорала.
"Авыл көне"нә рәхим итегез.
Нет комментариев