Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәре Алена Евдокимова: "Тарихны көчле кешеләр төзи"

«Кряшен чибяре – 2022» бәйгесендә Мамадыш кызы Алёна Евдокимова җиңде.

16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында XXIV республикакүләм «Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивалендә үткәрелгән "Кряшен чибәре" конкурсы артта калса да, алынган хис-кичерешләр әле тиз генә онытылмас.

"Икенче ел рәттән "Кряшен чибяре" дөньясында "кайнавым" белән шатланам, горурланам!
Хәзерге заман яшьләре башка кызыксынулар белән яши. Өлкән буын вәкилләреннән тәҗрибә туплаучы булмаса, димәк, халык бетү куркынычы астында булачак. Ә "Кряшен чибяре" бәйгесе яшь буынны тәрбияләп кенә калмый, алга таба үсешен дә тәэмин итә.
"Кряшен чибяре" аланы - Питрауның күрке, бу һичшиксез! Әлеге матурлык артында күпме хезмәт! Тамашачы күргән матурлыкның нигезен сәхнә артындагылар гына аңлый.
Әзерлек этабыннан таҗны киюгә кадәр аралыкта безгә, керәшен чибәрләренә, һәрдаим ярдәм кулы сузылды: һәм рухи, һәм материаль яктан.
Тарихны көчле кешеләр төзи. Үз чиратымда әлеге көчле кешеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Әзерлек һәм бәйге дәвамында Республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм аның "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең ярдәме күңелләрне үсендереп торды.
Гариза җибәрүгә без конкурсның башкарма директоры Юлия Дувалованың ныклы канаты астына кердек. Бер карашка, кечкенә генә Юлиядә 12 кызны берләштереп, башлаганын ахырга кадәр җиткерү өчен никадәр сабырлык, көч бар! 12 кыз – 12 төрле язмыш, 12 төрле холык. Аларны бер ноктага җыючы да – Юлия Игоревна. Бар табигате белән "Кряшен чибяре" дип яши ул. Сокланам, хөрмәт итәм!
Әзерлек этабында районыбыз җитәкчелегеннән зур ярдәм күрсәтелде. Атап әйткәндә, Мамадыш мәдәният бүлеге һәм җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Петрович Спиридонов, шулай ук, халкыбыз тормышы өчен янып-көеп йөрүче эшмәкәр Пётр Николаевич Рязанов, район мәдәният йорты методистлары – Алиса Степановна Аглеева белән Роза Павловна Галкинага чиксез рәхмәт!!!
Күп кенә идеяләрнең авторы нәкъ менә мама булса, папа аларны тормышка ашыруда зур көч куйды. Аларның ярдәме белән минем адымнарым ныклы булды!
Бәйге көнне гаиләм, туганнарым, дусларым янымда булды. Минем өчен бу – хөрмәт, ярату билгесе. Якын итә белгән кешеләрем булу белән бәхетле мин!
Бер генә гүзәллек бәйгесе дә чибәр кызларсыз һәм җюри әгъзаларыннан башка узмый.
Минем белән бергә катнашкан хөрмәтле керәшен чибәрләре! Сезнең белән танышуым – инде олы тәҗрибә. Һәрберегез талантлы, һәрберегез үзенчә якын. Аралар өзелмәсен иде, кызлар!
Җюри әгъзаларының югары бәясеннән башка таҗ минеке булмас иде. Миндә керәшен чибәренә хас сыйфатларны күреп алулары – зур дәрәҗә. Рәхмәт!
Таҗ – минеке. Зур җаваплылык – миндә! Шул җаваплы эшне лаеклы үтәргә язсын!" – дип яза үзенең сәхифәсендә Алена Евдокимова.

 

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев