Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр «Керән базары»нда нишләгән?

Язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган матур “Май чабу” бәйрәме төркеменә “Керән базары” да керә.

Ул - керәшен, татар, удмурт, рус, мари халыкларының уртак бәйрәме.
Ябалак-ябалак җепшек кар явып торган март аеның бер якшәмбесендә зур авылларда “Керән базарына” җыелганнар. Исеменнән үк күренеп торганча “Керән базарын”да көздән яхшылап әзерләп куелган, яхшы итеп кышны чыккан иң тәмле, иң яхшы сортлы җиләкҗимеш, яшелчәләр күпләп сатылган. Керән базарында керәнне дә сатканнар. Монда яшьләр бер-берсе белән танышканнар, кәләш күзләгәннәр. Кайсы “Керән базарында” кыз урлаулар да булган.
Бу көнне авылда җигүле атларда әйләнеп йөргәннәр. Атны аллы-гөлле тасмалар белән бизәп, тәрәзәләргә кер себеркесе элгәннәр. Яшьләр елга ярында төрле уеннар уйнаганнар: җыр, шаян сүз бетеп тормаган.
Ә базар көн алдыннан һәр өйдә берничәшәр пар кунак булган. Икенче көнне хуҗа кунаклары белән бергә базарга киткән. Аннан кайткач, табынга утырганнар, туган-тумачаларга, дус-ишләргә ашка барганнар. Моны, “Әртилле йөрү” дип атаганнар. Ә балалар “Керән базарын” бигрәк тә көтеп алганнар. Хыялларында гына йөргән уенчыклар, тәмле-тәмле ризыклар шул “Керән базарыннан” кайткан инде. Ә бәйрәмнең үзе сөрән салудан, бәйрәмгә чакыру такмакларыннан башланып киткән.


Сөрән салучылар:
Торыгыз, тор, хуҗалар,
Бәйрәм җитте, беләмсез!
Пич башыннан төш, бабай.
Илле сумыңны давай.
Ай диләр, вай диләр,
Сезне бигрәк бай диләр.
Һай, һай, һай, – диләр,
Хуҗалары бай, диләр.
Апа, әни, җиңгиләр,
Бәйрәм мөбәрәк булсын!
Берәр кашык май, бирсәң.
Килә бәйрәм даулап, шаулап,
Бәхет-муллыклар яулап.
Йортыгыз гөрләп торсын!
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык – безнең тормыш үзәге,
Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.
Тыңлагыз, тыңлагыз!
Шаккатып утырмагыз!
Әби белән бабайны
Чакырыгыз бәйрәмгә.
Онытканнар алар, ахры,
Ярминкәгә килергә.
Кая барсаң - товар, товар,
Кешесе күп, урыны тар.
Безнең Керән базарында,
Күгәрчен сөте дә бар.


Соңыннан, бәйрәм ахырында болай җырлаганнар:

Киштәләрдә товар бетте,
Күктә алтын ай калка.
Күңелле Керән базары
Челтәр капкасын яба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев