Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенчә сөйләшүчеләр күпме?

Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Туганайлар” газетасында 1876 елны Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектәге керәшен сүзләрен бирүне дәвам итәбез.

2000 елдан башлап, 21 фев­ральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу, дөньядагы барлык телләрне, аеруча, аз санлы халыкларның үз туган телләрен саклауга, аны үстерүгә булышлык итү максатыннан, ЮНЕСКО карары белән эшләнә.

Халыкара туган тел көне өчен 21 февральне сайлауның сәбәбе – 1952 елның шушы көнендә Пакистанда, бенгал теленә дәүләт теле статусы таләп иткәннәре өчен, биш студентның үтерелүе. Аларның тырышлыгы бушка китми, вакытлар үткәч, Бангладеш аерым дәүләт булып таныла.

Җир йөзендә хәзерге вакытта 7 меңгә якын тел булып, шуларның 40 процентына кулланылыштан төшү куркынычы яный икән. Иң авыр телләрнең берсе дип, кытай теле санала, ә иң җиңеле – гавай теле, диләр. Папуада (Яңа Гвинея) 3 миллионлап кеше яши, алар 110 диалектта сөйләшәләр.

Кытай теле өйрәнү өчен иң авыр телләрнең берсе булса да, 1,2 миллиард кеше шул телдә сөйләшә. Инглиз телендә – 478 миллион, ә Россиядә төп дәүләт теле булып исәпләнә торган рус телендә – 250 миллион, татар телендә 7 миллион кеше сөйләшә икән.

Ә керәшеннәр арасында үз әби-бабайларыннан сакланып килгән туган телебезне, керәшен сүзләрен белүчеләр, үз балалары һәм оныклары белән үзебезчә сөйләшүчеләр күпме? Карендәшләр, үзегез уйлап, нәтиҗә ясагыз әле...

“Туганайлар” газетасында 1876 елны Казан император университеты типографиясендә басылган сүзлектәге керәшен сүзләрен бирүне дәвам итәбез.

Карендәшләр арасыннан үз якларына гына хас керәшен сүзләрен белүчеләрнең “Туганайлар” редакциясенә язып җибәрүләрен көтәбез.

Бахилляӱ – бәхилләү, ризалык бирү;
Белемнек – укымышлылык, зирәклек;
Барый – Варвара;
Бергяляш – берләш;
Билик – белем;
Бистя – шәһәр;
Бистяр – сөлге;
Бӧркяӱ – шәүлә белән каплау;
Бӧя – буа, буып куелган елга;
Бугазлау (малны) – мал сую;
Буз – ак төстәге тукыма;
Бур – карак;
Бутыш – су рухы;
Бярякят – бәхилләү;
Бяшлей – Василий;
Гангылдау – каз кычкыруы;
Гердя – бәләкәй түгәрәк ак ипи;
Гӧнягя – гаеп;
Гюмбя – гөмбә;
Гюмер – гомер;
Гядят – гадәт, йола;
Даннаулы – данлы;
Дау – көндәшлек;
Ден – дин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев