Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсеннән Светлана Морозова алмаз мозаикасыннан тәреләр чигә

Кул эшләре арасында ниндиләре генә юк.

Беркөнне шулай ВКонтактеның чиксез лентасын әйләндереп утырганда, Питрәч районының Керәшен Cәрдәсе авылы төркемендәге постка юлыктым. Анда шул авылда торучы Светлана Морозованың төрле кул эшләре фотолары куелган иде. Алар арасында чигелгәннәре дә, бәйләгәннәре дә, алмаз мозаикасыннан җыелганнары да бар. Пост астына шактый комментарийлар да калдырып өлгергәннәр: “Булганнан бар да була шул!”, “Үзебезнең Светлана”, “Уңганлыгы эшеннән үк күренә”.

Озак уйлап тормыйча, бу кул эшләре остасының шәхси битен табып, телефон номерын сорап яздым. “Шалтыратыгыз, сөйләшик,” – дип тиз арада җавап бирде.

Килен булып төшкәнемә инде 36 ел, – дип башлады ул сүзен. – Ирем Николай белән без – бер авылдан. Укырга бер мәктәпкә, бер класска йөрдек, бер парта артында утырдык. 8нче класста очраша башладык, шуннан бирле бер минутка да аерылмыйбыз. Ике балабыз бар – кыз да, малай да Пирәчтә торалар. Инде хәзер оныклар тәрбияләшәбез.

Сөйли торгач, Светлана Петровнаның Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Васильевичның хатыны булуы аңлашылды.

Үзем кибеттә сатучы булып эшлим. “Напарницам” белән дүрт көн саен алмашынып эшлибез. Йортта маллар да тотабыз. Әле менә көз көне “дуңгыз чире” чыккач, дуңгызларны бетерергә туры килде. Ике сыер, танабыз, кош-корт бар, җәен каз-үрдәк тә алабыз, – диде ул.

Шалтыратуымның сәбәбе – кул эшләре турында сорашу иде, шуңа сузып тормыйча, төп мәсьәләгә күчтем.

(Николай Чудотворец рәсеме)

Бәйләвен күптән бәйлим, каенанам өйрәтте анысына. Балалар кечкенә вакытта шапка, гамаш, кофталар да бәйли идек. Хәзерге кебек матур җепләр булмаса да, сарык җоны бар иде.

Мобилизация башлангач, солдатларга оекбашлар бәйләдем. Дүрт пары гуманитар ярдәм белән китте. Авыл халкы да һәр четверг клубта җыелып, өмә ясый. Кем эрли, кем бәйли. Мин анда төшеп йөрмим, өйдә генә үзем эрлим дә, бәйлим дә.

Алмаз мозаикасы белән дә эшләргә яратам. Тәреләрне дә шушы техникада чигәм. Әле күптән түгел Николай гуашь белән рәсем буйый торган набор бүләк итте. Буйый торгач, ул – Кодрәтләр кылучы Изге Николайның рәсеме булып чыкты.

Шулай итеп, кичләрен, караңгы төшкәнче, күзлегемне киеп алмазлы мозаика белән чигәм я рәсем буйыйм, а аннан бәйләргә утырам. Ара башласам, чаңгыда йөрергә чыгып керәм, – дип сөйләде Светлана Петровна.

“Кул эшләрегез шактый җыелгандыр инде?” – дип сорагач: “Ә мин аларны таратып чыгам бит, я бүләк итәм”, – диде.

Әнә шундый оста һәм бик өлгер Светлана Петровна!

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев