Концертта теләге булганнар мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен бүләк ясаган.
Халык авылдашларына ярдәм күрсәтүгә үз өлешен кертергә тырышкан. Сентябрь ахырында һәм октябрь башында авылдан биш ир-ат мобилизацияләнгән. Аларга кирәкле әйберләрне сатып алырга булышканнар, әби-түтиләр йон оекбашлар бәйләгән.
– Авыл советы рәисе буларак, повесткалар тарату минем өстә. Авылдашларымның ишекләрен шундый яңалык белән шаку миңа бик авыр. Ләкин безнең егетләр сынатмас. Озакламый исән-имин кайтырлар, – диде Николай Морозов.

"Ике сәгать буе үзенең җырлары белән Ирек Әхмәтшин, Альберт Хәммәдиев, Анна Кайнанова, Марина Семенова, Маргарита Петрова, Айдар Маннапов, Надежда Павлова, Татьяна Афанасьева һәм "Елмай җыр-бию төркеме" белән "Чулпы" халык ансамбле тамашачыны ял иттерде. Зал тулы булды, тирә-як авыллардан Питрәчтән дә кунаклар бар иде", – дип язды сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина.

Аралашып, бер-береңә терәк булып, ярдәмләшеп яшәү бик кирәк.
Фото: Алиса Шәрәфиева
Нет комментариев