Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен оешмасы соңгы өч елдагы эшенә йомгак ясады, яңа идарә составы һәм җитәкче сайлады

3 июнь көнне Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясе булды.

Республика җитәкчелеге дә хуплый

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында уздырылган конференциядә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 153 делегат катнашты.

Делегатлар һәм конференция кунаклары каршында ясаган чыгышында, Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе начальнигы Данил Мостафин керәшен айлыкларына тукталып, аларны уздыруның дәвамлы чара булырга тиешлеген әйтте. Фольклор коллективларының репертуары хәйран киңәйгәнен, аларның тугызы республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан махсус сертификатлар белән бүләкләнүен телгә алып,

«бу юнәлеш дәвамлы булачак, әлбәттә, сезнең яктан активлык кына таләп ителә» дип искәртте. 

Шулай ук, Татарстан халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да конференция делегатларын Ассамблея җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлады.

«Ассамблеядәге иң актив оешмалар турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта сезне искә алабыз. Сез оештырган чаралар, сезнең яшьләр белән эшләвегез — бик күпләр өчен үрнәк. Алга таба да шулай булыр дип өметләнәбез. Монда сезнең җитәкчегез Иван Егоровның урыны бик зур. Чөнки бик күп әйбер эш башында торучы кешегә бәйле. Сер түгел, Иван Михайлович үзенең шәхси вакыты, финанс ярдәме белән, шушы оешманың яшәвенә, эшчәнлегенә бик зур өлеш кертә. Аның бик көчле ярдәмчеләре бар. Шулай ук, Людмила Белоусовага да зур рәхмәт белдерәбез. Эшне урынына җиткереп, тишенчә башкару өчен дә зур осталык кирәк», — дип сөйләде ул үз чыгышында. 

Уңышларга илткән юл

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова үзенең докладында соңгы өч елда — 2020 елның декабреннән алып 2024 елның маена кадәр оешма башкарган эшләргә тукталды. Аерым алганда, шушы ике конференция арасында үткән вакыт эчендә республика оешмасы керәшеннәрнең этник культурасын саклау һәм халыкка таныту буенча зур эшләр башкарды.

«Җакын дуслар җыелышкач» проекты — шуның мисалы. Әлеге проектны тормышка ашыруда инде республиканың 16 муниципаль районы катнашып, шул төбәк керәшеннәренең айлыклары уздырылды. Оешма фәнни-тикшеренү эшләрен дә аерым игътибар үзәгендә тота. Фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Нәсел тамырларын, авыллар тарихларын өйрәнү максатыннан, «Ыру агачы» проекты гамәлгә ашырыла һәм башка бик күп әһәмиятле эшләр башкарыла. Людмила Даниловна үз чыгышында җирле керәшен оешмалары арасыннан Түбән Кама, Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Теләче һәм Чистай районнары оешмаларының актив эшләвен билгеләп үтте. Соңгы елларда Зәй һәм Кукмара районы керәшен оешмалары эше дә җанланганын әйтте.

Ревизия комиссиясе председателе Алексей Макаров республика керәшен иҗтимагый оешмасының соңгы өч елдагы финанс эшчәнлегенә хисап тотты. 

Конференциядә, шулай ук, Чистай районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов чыгыш ясап, керәшеннәрнең социаль яктан активлыгын арттыру, этник культураны саклау мәсьәләсенең үзләрендә ничек хәл ителүе турында сөйләде. Шул максаттан, Чистайның үзендә керәшен үзәге бинасы булдыру зарур. Бу мөһим мәсьәләне хәл итү өчен, беренче чиратта, ул бинаның проектын ясарга кирәк, ә анысы зур чыгым таләп итә…

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Муллина конференция делегатлары алдында ясаган чыгышында керәшеннәрнең этник рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм аларның үсеше турында сөйләп үтте.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина үз чыгышында керәшен оешмасы эшчәнлегенең массакүләм матбугат чараларында ничек яктыртылуы белән таныштырды.

Түбән Каманың «Сүрәкә» халык ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина үз шәһәр һәм районнарындагы фольклор коллективларының керәшен киемнәрен сәхнә костюмы буларак яңарту тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Аида Тукачева керәшен балалары өчен оештырыла торган"Айбагыр" этносменасы, аның эшчәнлеге һәм балаларны тагын да күбрәк тарту буенча алда торган бурычлар турында сөйләп үтте.

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Дмитрий Баранов, үзе җитәкли торган «Керәшеннәр» КВН командасы мисалында, яшьләр иҗаты һәм аны үстерүдәге мәсьәләләргә тукталды.

Яңа идарә сайланды

Отчет-сайлау конференциясендә, алдагы өч елда республика керәшен иҗтимагый оешмасының һәрьяклы эшчәнлеген җәелдерү өчен, идарәнең 55 кешедән торган яңа составы сайланды. 

Җирле оешмалар саны 22гә җитте

Күңелле яңалыклар да булды: Казан шәһәре җирле керәшен оешмасы, Азнакай һәм Лениногорск районнарының җирле керәшен оешмалары Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы составына кабул ителде. Нәтиҗәдә, республика иҗтимагый оешмасы канаты астындагы җирле керәшен оешмалары саны 22 булды.

Яңа Устав кабул ителде

Яңалыклардан тагын берсе: республика керәшен иҗтимагый оешмасының, соңгы 17 елда беренче мәртәбә, замана таләпләренә туры китереп үзгәртелгән яңа редакциядәге Уставы кабул ителде. Аның нигезендә, хәзер оешманың рәсми исеме түбәндәгечә була: Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы.

Юридик адресы: Казан шәһәре, М. Худяков урамы, 11нче йорт (Я. Емельянов исмендәге мәдәни үзәк бинасы). 

Алыштыргысыз лидер

Әлбәттә инде, конференциядә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесен дә сайланды: ул — алыштыргысыз Иван Михайлович Егоров.

Иванов Думага китә

Әле тагын бер яңалык турында язмый торабыз икән: Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов эшеннән китте, ул, Россия Дәүләт Думасы депутаты буларак, үзенең яңа вазифасына керешәчәк. 

Конференция делегатларын Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Ильич Никитин белән таныштырдылар.

Һәм соңгысы

Конференциядә ясалган чыгышлар алга таба сайтта тулысынча урнаштырылачак. Шулай ук, яңа правление составы белән дә безнең «Туганайлар» сайтында таныша алачаксыз. Конференциядә кемнәрнең бүләкләнүләре дә сайтта биреләчәк. Кыскасы, «Туганайлар» газетасын укыгыз, сайтын карап барыгыз — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген һәм һәр яңалыгын белеп торырсыз…

Конференциядән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев