Анатолий Иванов Мамадыш муниципаль районы башлыгы вазифасыннан китте
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Дәүләт Думасына күчүгә бәйле рәвештә, район башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерде. Әлеге вакыйга районның чираттан тыш 31нче сессиясендә булды, анда Татарстан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Депутатлар Ивановның отставкасын бертавыштан хуплады.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Бердәм Россия» партиясенең генераль советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы Елена Ямпольская мандатын Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка тапшыруы хакында хәбәр иткән иде.
«Исемлек буенча урын бушады. Ямпольская Президент Аппаратына китте. Анатолий Петрович ризалык бирде, Дәүләт Думасы депутаты булды – бу республика өчен бик мөһим. Безгә Дәүләт Думасында депутатлар корпусы санын саклап калырга кирәк. Анда Татарстаннан 15 депутат бар, бу – яхшы сан, депутатлар да бик төпле, алар закон сагында да тора, законнар яза, аларны кабул итә һәм республикабызга ярдәм күрсәтә. Барлык программаларда да (дәүләт, федераль) катнашалар», - дип искәртте Мөхәммәтшин. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә.
Алга таба ТР Дәүләт Советы Рәисе Анатолий Ивановның хезмәтләрен һәм районда ул эшләгән чорда ирешелгән күрсәткечләрне билгеләп үтте.
«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән Анатолий Петрович Ивановка Мамадыш районы башлыгы вазифасында актив һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт сүзләре әйтергә рөхсәт итегез. Татарстан Республикасы Рәисе указы белән Анатолий Петрович «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнә», - диде Мөхәммәтшин һәм әлеге бүләкне тапшырды.
Анатолий Иванов Мамадыш районын 2010 елдан бирле җитәкләде, аңа кадәр 2006-2010 елларда әлеге муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев