Керәшен Мәлеме авылында сөенечле вакыйга: чиркәүгә купол куелды
Зәй районының Керәшен Мәлеме авылында Изге Алла Анасының Бөркәнчеге (Покрау) чиркәвен яңарту эшләре бара. Шушы көннәрдә аңа купол куелды.
Әлеге храм приход кешеләре, җирле алпавыт Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Павлович Землянов биргән акчага төзелгән. Чиркәү төзелеше берничә этапта алып барылган. Ул 1897 елда изгеләндерелә. Моңа кадәр литургияләр 1735-1736 елларда төзелгән иске агач чиркәүдә алып барыла, ул XIX гасыр ахырында сүтелеп, Басар авылына күчерелә. Псевдорус эклектика стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле булып санала. Чиркәүнең 4 еллык приход мәктәбе дә булган.
Храм большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда колхозның ашлык склады итеп файдаланыла. Авыл кешеләре сөйләвенчә, чиркәүләрне җимерә башлагач, ул вакыттагы авыл советы рәисе Вагыйзь Закиров авыл халкына иконаларны алып китеп качырыгыз дип мөрәҗәгать итә. Ләкин аны рәислектән алып, башка кешене куялар. Ул иконаларны алырга рөхсәт бирмәгән. Язмышмы, аның ике улы фаҗигале төстә чиркәү янында үлгән. Чиркәүнең колокольнясын да бер кешенең амбарына күмеп куйганнар дигән фараз да бар, ди авыл халкы.
Керәшен Мәлеме элек якын-тирәдә иң зур авыллардан саналган. Элек 500дән артык кеше яшәсә, бүген – 65 кеше.
Яңгырлар явып чиркәүгә су үтә, күгәрченнәр кереп пычрата башлагач, төзекләндерү эшләрен башларга уйлый мәлемлеләр. Бу эшнең башында әти-әнисе шушы авылдан чыккан Николай Тихонов тора.
— Николай Николаевич яшь кенә егет булса да, бөтен авылны кузгатты. Авылдан әллә кайчан чыгып киткән кешеләр, аларның балалары да чиркәүне торгызуда акчалата ярдәм итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Бу изге эштә Иван Степанович Батьковның да булышлыгы зур. Бүген финанс буенча кыенлыклар юк. Авыл группасында язуга, шунда ук халык актив кушыла ярдәмгә, — ди Василий Батьков.
3 сентябрьдә чиркәүгә алтынсу төстәге нитрит-титаннан эшләнгән купол куелды.
Куполны куйганчы Александр атакай Расторгуев изгеләндерде. Изгеләндерү йоласына авыл халкы җыелды.
— Бүген Керәшен Мәлемендә зур вакыйга. Бу эшне үз канаты астына алган Николай Николаевичка зур рәхмәт әйтәсем килә. Храмнар төзү, төзекләндерү — изге олы эш ул. Бу өстән күрсәтмә белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча башкарыла торган эш. Чиркәү халыкны рухи яктан баетсын, тәрбияви рольне дә үтәсен иде, — диде отец Александр.
Чиркәү янәшәсендә литургияләр алып бару өчен вагон куелган. Бәйрәмнәрдә, якшәмбе көннәрендә авыл халкы бирегә җыелып, службалар уздыра.
— Дүрт ел элек авылда ураган чыгып, Изге Алла Анасы Покрау чиркәвенең куполын җимереп төшерде. Мондый хәлдәге чиркәүгә каравы авыр иде. Без авыл халкы, авылдан чыккан якташлар белән сөйләшеп, храмны яңарту эшенә алындык. Башта чистарту эшләре башкарылды. Бүгенге көндә вагонда дини йолалар башкарылуы да авылда рухи тормыш өчен мөһим. Узган ел храм эчендәге иконостасны яңарттык, тәрәзәләр куйдык, куполны җыеп монтажладык. Без бу эшләр белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз. Эчтә сылау буяу эшләре башкарып, аны ак төскә буярга уйлыйбыз. Элек ул шундый төстә булган. Киләсе елга да планлаштырылган эшләребез күп, — ди Николай Тихонов.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев