20 апрель көнне үзәктә “Олы көн – Җакты бәйрәм” дип исемләнгән тамаша һәм мастер-класс үткәреләчәк.
Һәркем өчен якын булган, көтеп алынган Олы көн атнасы бара. Шул уңайдан, 20 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә олы бәйрәм хөрмәтенә балалар өчен “Олы көн – Җакты бәйрәм” дигән интерактив тамаша тәкъдим ителә. Бәйрәм программасына кергән кызыклы уеннар, мастер-класс нәниләрне сөендерер һәм алар өчен файдалы булыр. Анда керү ирекле, чарада катнашу өчен бары тик, алдан шалтыратып языласы гына.
Белешмә өчен:
8(843) 293-16-28
8-902-718-84-86
Башлану вакыты: 13.00.
Нет комментариев