Керәшен Казысы чиркәве төзелүгә – 10 ел
31 августта Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылында “Авыл көне” булачак.
Быел авыл чиркәве төзелүгә 10 ел, ә инде “Авыл көн”ен билгеләп үтә башлауга – 5 ел икән. Авылда Троица чиркәве 1904 елда төзелгән булган. Ул 1939 елда ябылган, ә бинасында төрле елларда — башлангыч мәктәп, ашлык саклау склады булган. 1975 елда аны сүтәләр. 2006 елны шул чиркәү урынында, Владимир һәм Николай Харитоновлар акчасына яңасы төзелә. 2013 елның ноябрендә бу яңа чиркәү янып китә, аның кирпеч нигезе генә утырып кала. Беркүп вакыттан соң, чиркәү яңадан төзелә. Чиркәүдә келәүләр үтә, священниклар Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан чакырыла. Кәбен койдыру, бала чумылдырулар да шунда башкарыла. Чиркәү бакчасында карлыган куаклары бик күп булган, хәзерге вакытта алмагачлар гына калган.
"Авыл бәйрәме бар мәшәкатьләрне бераз читкә куеп, дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашып, туган җиргә булган хөрмәтне белдереп,күңелләргә шифа алу өчен бер дигән форсат. Программа кызыклы, истә калырлык булачак. Бәйрәм алдыннан чиркәүдә келәү булыр, аннан бергәләп истәлекләр яңартырбыз, артистлар чыгышын карарбыз, уеннарда катнашып, күңелләрне күтәрербез", - дип хәбәр итте авылның старостасы Анатолий Харитонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев