Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете Игорь Дмитриев быел беренче ТМТВ премиясен алды

Быел «ТМТВ» телевизион музыкаль премиясе 8нче тапкыр тапшырылды.

27 майда Казан үзәгенең – «Пирамида» концертлар залында – «ТМТВ» телевизион музыкаль премияләрне тапшыру тантанасы узды. 30 артист премия лауреаты булды. Исемлектә «Укенмим» җыры белән чыгыш ясаучы яшь җырчы, керәшен егете – Игорь Дмитриев та бар.

– Бу җырым ротациядә, “Татар радиосы” һәм телевидениедә “Музыкаль каймак” тапшыруында  яңгырый. Барс-Медианың продюссерлык компаниясе белән берлектә шушы җырымны сайладык. Мин инде алар белән февральдән бирле хезмәттәшлек итәм. “Үкенмим” җырының сүзләре Гөлфия Шакированыкы, көе үземнеке. ТМТВ премиясе  минем өчен сөенечле вакыйга. Зур җаваплылык һәм дулкынлану кичереп әзерләндем. Тамашачы әйбәт кенә кабул итте.  Тере тавышка җырладым. Киләчәктә уңышларым булыр дип өметләнәм.  Озакламый “Әни” дигән яңа җырыбызны тәкъдим итәргә торабыз, – дип сөйләде җырчы егет.

 

Фото шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев