14 июнь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшен балаларын үзенә кунакка җыйды.
Мәдәни үзәк хезмәткәрләре нәнәи дуслар өчен мавыктыргыч уен - "КРӒШен квест" оештырды. Чарага Казан шәһәренннән һәм башкалага якын районнардан 20ләп бала әти-әниләре, туганнары белән килгән иде.
Балаларны яклау, Россия көннәренә һәм Гаилә елына багышланган әлеге чарада балалар ике командага бүленеп, биремнәр узды. Аларга биремнәрне чишәргә әкият геройлары – Олаф белән Фердинант, Красная шапочка һәм керәшен кызы булышты. Биремнәр логик фикерләүгә генә түгел, ә уйнап, җырлауны да үз эченә алды. Боларга өстәп, балалар химик мастер-класста катнашты, үз куллары белән ясалган туңдырма да ашадылар. Сабыйларга бүгенге кичәнең истәлеге итеп, оештыручылар “КРӒШен” дип язылган панамалар бүләк итте.




Квесттан ФОТОРЕПОРТАЖ
Нет комментариев