Казанда кайларда һәм ничә сумга тимераякта шуарга була?
Башкаланың кайсы гына районын алма, анда рәхәтләнеп саф һавада ял итәргә мөмкинлек бар.
Тимераякта шуу сезоны килеп җиткәнен сизми дә калдык. Ә Казанда кайларда шуарга мөмкин һәм ничә сумга? Шунысы сөендерә: башкаланың кайсы гына районын алма, анда рәхәтләнеп саф һавада ял итәргә мөмкинлек бар.
Адреслары, эш көннәре һәм сәгатьләре, бәяләре:
"Хезмәт резервлары" стадионы (Ершов урамы, 7 нче йорт)
Эш сәгатьләре: дүшәмбе-җомга: 17:00-22:00.
Шимбә-якшәмбе һәм ял көннәре: 12:00-22:00.
Техник тәнәфес: 16.00-16.50.
Бәясе: үз тимераякларың белән – сәгате 100 сум.
Балалар (7 яшькә кадәр) – түләүсез (документны күрсәтергә).
Прокат бәясе: олылар өчен тимераяк – сәгате 200 сум.
балаларга (7 яшькә кадәр) – сәгате 100 сум (документны күрсәтергә).
Ассистент (янәшәңдә тотып торучы) – сәгате 100 сум.
Тимераякны үткенләү: сәгате 200 сум.
«Дубравная» чаңгы базасындагы шугалак (Дубравная урамы, 2б нче йорт)
Эш сәгатьләре: көн саен 09.00-21.00.
Прокат бәясе: сәгате 150 сум.
Үз тимераякларың белән – 50 сум.
Балалар өчен дә шул ук бәяләр.
«Ак Барс Арена» стадионы янындагы шугалак (Ямашев пр., 115А йорт)
Эш сәгатьләре: эш көннәрендә – 17.00-22.00 (тимераякларны 21.00гә кадәр бирәләр).
Ялларда: 10.00-23.00 (тимераякларны 22.00гә кадәр алып була).
Прокат бәясе: сәгатенә 150-200 сум.
Үз тимераягың белән: сәгате 100 сум.
«Чирәмдәге хоккей үзәге» шугалагы (Оренбург тракт, 11 нче йорт)
Эш сәгатьләре: шугалакның ачылу көне әлегә билгеле түгел.
Прокат бәясе: сәгате 200 сум. Балаларга – 100 сум.
Үз тимераягың белән: сәгате 100 сум. 7 яшькә кадәрге балалар – бушка.
Дәрвишләр бистәсендәге “Ракета” стадионы шугалагы (Стадионная ур., 1 нче йорт)
Эш сәгатьләре: шимбә һәм якшәмбе 17.00-21.00.
Бәясе: олыларга – 130 сум. 7-13 яшьлек балаларга – 70 сум. 6 яшькә кадәр – түләүсез.
Прокат: 35 нче размерга кадәр – 50 сум, 36 нчы размердан алып – 100 сум.
Болардан кала шугалаклар:
«Черек күл» паркы (Дзержинский белән Чернышевск урамнары киселеше);
«Казанская Ярмарка» күргәзмә үзәге янында (Оренбург тракты, 8 нче йорт);
Кремль яр буенда (Федосеевская ур., 1);
«Локомотив», (Футбольная ур., 1);
«Триумф» (Кошевой ур., 17);
«Мотор» (Ленинградская, 2Б);
«Тасма» (Гагарин ур., 25Б);
«Баско» (Степан Халтурин ур., 3);
«Форвард» (Химиклар ур., 40);
«Ватан» (Чуйков ур., 8);
«Юдино» (Политехническая ур., 3А);
«Зилант» (Мәүлетов ур., 30);
«Калейдоскоп» паркында (Сыртланова белән Гарифҗанов урамнары киселешендә) ачылачак.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев