Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда дини күптөрлелек һәм милли бердәмлеккә багышланган конференция узды

Милли китапханәгә Россия һәм чит илләрнең чиркәү иерархлары, философлар, дини белгечләр, социологлар һәм халыкара галимнәр җыелды.

Дискуссиянең төп бурычы – күпмилләтле һәм күп конфессияле җәмгыятьләрнең тотрыклылык серен тикшерү. 

«Валдай» халыкара дискуссия клубының динара бәйләнешләргә багышланган конференциясе Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиядәге Будда традицион Сангхасының Төньяк-Көнбатыш төбәге буенча дид Хамбо-ламасы Буда Бадмаев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский катнашты.

Шулай ук, әлеге чарада Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм үзәкнең белгече Лилия Мухамадеева, Казандагы Тихвин храмының  настоятеле Алексий Колчерин да катнаштылар.

Митрополит Кирилл үз чыгышында дини традицияләргә тугрылык бөтен цивилизациянең һәм гомумән кешелекнең киләчәктә яшәвенә бәйле булуын әйтте.

«Православие һәм башка традицион диннәр катнашында илнең мең елдан артык тарихы дәвамында формалашкан кыйммәтләр бүген Россиянең цивилизация коды булып тора», – диде митрополит.

Халыкара конференция берничә секциядән торды. Аларда сигез илдән – Россия, Мисыр, Иран, Индия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия һәм Таҗикстаннан егерме эксперт чыгыш ясады. Беренче секция «Дөнья һәм үсеш нигезләренең берсе буларак илләр арасында дини үзара бәйләнеш»кә, икенчесе «Дини күптөрлелек һәм сәяси тотрыклылык» темасына багышланган иде.

Чыганак, фото: Татар-информ, Энҗе Габдуллина һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев