Казанда «Әкият» балалар үзәгендә Алексеевск районының мәдәният көне узды
Чара кунаклары уникаль мастер-класслар белән таныштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр һәм «Һөнәр бистәсе» күргәзмәсеннән ләззәт алдылар.
Кунаклар өчен музей хезмәткәрләре районга нигез салучы «Граф Апраксин» һәм аның «хатыны», киемнәрендә театральләштерелгән очрашулар әзерләделәр. Районның туристлык маршруты бөтен матурлыгы белән тәкъдим ителде, ә Алексеевск районында яшәүче халыкларның гаилә традицияләре якынрак һәм аңлаешлырак итеп күрсәтелде.
«Ата-бабалар җире» концерты көннең иң якты мизгелләренең берсе булды, анда район халык үзешчәннәре чыгыш ясады. Кунаклар якты чыгышлардан ләззәтләнә алдылар, Алексеевск районының мәдәнияте һәм традицияләре турында күбрәк белделәр.
Әлбәттә, әлеге чарадан бердәнбер керәшен авылы үзешчәннәре дә читтә калмады. Кр. Бараннан Тамара Иванова белән сөйләштек:
«Мондый зур чарада без – керәшеннәр катнашмый калмыйбыз инде. Бик матур итеп керәшен йорты, керәшен ризыклары, кул эшләнмәләре күргәзмәсен ясадык. Җырлулар белән каршы алдык кунакларны. Сәхнәдә авылыбызның үрнәк Александровлар гаиләсен яклап тамаша тәкъдим иттек. Наталья Ивановна – авыл җирлеге башлыгы, ә ире Виталий Никитович – фермер. Бик матур гаилә. Алар инде гаилә конкурсында катнашып икенче урынны яулаган иделәр. һәр чыгышны тамашачылар бик яратып кабул иттеләр, аларга ошады», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев