Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан үзәгендә керәшен туе йолаларын күрсәттеләр – видео, фото

3 июль көнне М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Татарстан халыкларының җиде туе» бәйрәме узды. Әлеге кичә «Тормыш агачы» («Байтирәк») проекты кысаларында, Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан хлыклар ассамблеясе тарафыннан үткәрелде һәм туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелды.

«Тормыш агачы» проекты инде 3 ел эшләп килә. Һәр ел оештыручылар ниндидер яңалыклар кертәләр. Узган елны һәр халыкның аерым көннәре булса, быел татар, керәшен, башкорт, мари, мордва һәм башка халыклар бер аланга җыелган иде.

Һәр халыкның үз ишек алды бар иде, милли кимнәргә киенгән активистлар, халык ансамбльләре бөтен килгән кунакларны үз туганнарыдай каршы алдылар. Кунаклар арасында – Татарстан Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм Татартсан халыклары ассамблеясы составында торган милли автономияләрнең җитәкчеләре бар иде. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да бу күпмилләтле гаилә бәйрәменә соклануын белдерде.

2024 ел – Гаилә елы буларак, быелгы чаралар да гаилә белән бәйле. Һәр халык үзләренең туй йолаларын сәхнәләштерде. Керәшеннәрнең туй йолаларын Мамадыш районының «Урагай» керәшен халык ансамбле күрсәтте. Ямь-яшел мәйданның иң башында урнашкан керәшеннәрнең ишек алдыннан халык өзелмәде, «Урагай»лылырның энергетикасы бөтен мәйданны тутырырга да җитәрлек.

Бәйрәм барышында кичә кунаклары өчен мәйданның түрендә урнашкан төп сәхнәдә узган фольклор коллективлары чыгышлары, төрледән-төрле остаханә нокталары һәм халык уеннары әзерләнгән иде. Мәсәлән, керәшеннәрнең бизәнү әйбере - тамакса ясау буенча остаханә бар иде, шулай ук, халык ка үз куллары белән пәрәмәч ясап, кыздырып алып, сыйлану мөмкинлеге дә булды.

Халкыбызның йөзек кашы «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле төп сәхнәдә бөтен кешенең күңеленә үтеп керәрлек туй йолаларын күрсәтте.

Бәйрәмнең кульминациясе – яшь парлар – кәләш белән кияү парады. Һәрбер халык үз парын тәкъдим итеп, зур мәйданны әйләнеп уздылар.

Һәр кешенең күңелен күреп, бөтенесенә ярап оештырылган бу бәйрәм турында әле озак сөйләрләр, әмма 100 тапкыр ишетү урынына 1 тапкыр күрү күпкә әйбәтрәк, диләр. Киләсе бәйрәм балалар белән бәйле йолаларга багышланачак. «Ул сабыйга исем кушуны, балалар йолаларын һәм уеннарын үз эченә алачак. Гомумән, әлеге проект — төрле милләтләрне бер-берсенең гореф-гадәтләре белән таныштыра, берләштерә», — ди оештыручылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев