Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Зәйдә булды

Ул Зәйнең Свято Троицк чиркәвендә литургия үткәрде. Шулай ук литургиядә Сарсаз-Баграж мәктәбенең «Сандугач» керәшен ансамбленә йөрүче балалар да җитәкчеләре Петр Утяганов белән катнашты.

Чиркәүгә литургиягә шәһәрдән, авыллардан бик күп халык килгән иде. Шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма коимитеты җитәкчесе Эмиль Галеев та литургиядә катнашып, халык белән иңгә-иң тордылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары». Әлеге очрашу Раштуа бәйрәме көннәрендә узуы белән дә кадерле.

«Бүген Зәй муниципаль районында яшәүчеләр, Изге Троица чиркәвенә йөрүчеләр өчен мөһим вакыйга. Зәй җирендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодийны сәламләвебезгә шатмын. Районда җиде чиркәү эшли, дини инфраструктураны үстерүгә, чиркәүләрне торгызуга зур игътибар бирелә. Югары Багражда XIX гасырда төзелгән Троица чиркәве торгызылуга сөенәбез, ул, архитектура һәйкәле буларак, Татарстан Республикасы Рәисе бүлеп биргән акчалар һәм халыктан кергән иганәләр хисабына торгызыла. Олы Батрас авылында бер гасырлык тарихы булган Михаил Архангел храмы Юстиция министрлыгында теркәлү өчен документлар әзерләү стадиясендә. Биредә хәйриячеләр ярдәме белән чиркәүләр төзелде һәм анда литургияләр үткәрелә. Сәвәләй авылында ике ел элек Изге Тын иңүе чиркәве ачылды. Әлеге чиркәү авыл халкы һәм Татарстанның халык артисты Виталий Агапов ярдәмендә төзелде. Зәйдә 35нче бистәдә православие храмы һәм керәшен үзәге дә булачак, анда литургияләр чиркәү — керәшен телендә барачак. Бүгенге көндә чиркәүнең фундаменты салынды, трапезная төзелә. Төзелешкә акча җыю актив дәвам итә, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелган 2 миллион сумнан артык акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр алуга бирелде. Әлеге чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк. Халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк», — диде Зәй район башлыгы Разиф Галиевич.

Ул Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга Зәйгә килүенең истәлеге итеп Иске Зәй чиркәве төшергән картинаны бүләк итте.

Чиркәүгә литургиягә килүчеләр барысы да илләребезнең тынычлануын, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләдек, диләр.

«Илебез тарихында чиркәүләр юк ителгән чорлар булды, кешеләрнең йөрәкләреннән динне юк итәргә тырыштылар, әмма хәзер барысы да үзгәрде. Без әлеге чиркәүләрне торгызабыз, мәчетләр салына. Аларга йөрегез, рухи азык алыгыз үзегезгә. Үз туган телеңдә иман уку мөмкинлеге бар. Шулай ук илебезгә тынычлык килүен, махсус хәрби операциядә катншаучы егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтулары өчен бергәләп  теләк теләргә кирәк», — дип билгеләп үтте чыгышында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл.

Ул Зәйгә килергә күптәннән теләге булуын, менә бүген шундый мөмкинлек тууын әйтеп, халык белән бергә литургия үткәрүенә, литургиядә катнашкан район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Разиф Кәримовка Библия бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев