Ярослав Петров - Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучысы.
6 август Казанда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды. Бәйрәм авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан, «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел, «Туполев» ГАҖ филиалы — Горбунов исемендәге Казан авиация заводына нигез салынуга 95 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланган иде.
Әлеге күләмле чарада керәшен егете - Кайбыч районының Хозесанов авылыннан Ярослав Петров та катнашты. Ул Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөри икән. Ярослав шушы үзәкнең педагоглары - Евгений Мареев, Альберт Перепелкин - белән берлектә, оча торган модельләр җитештерү буенча мастер-класс оештырып, кулдан ясалган самолет күргәзмәсендә дә үз эшләрен күрсәткән.
Ярославка алга таба да шушындый зур чараларда катнашып, уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Нет комментариев