Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Зоя Әхмәдиевага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

16 июльдә Җөри авылы янында үткәрелгән "Питрау-2022" фестивалендә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбе китапханәчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Зоя Әхмәдиева “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Зоя Әхмәдиева "Тәңкәләр" ансамбленең җитәкчесе булуы белән дә билгеле. 2008 елда "Тәңкәләр" фольклор ансамбле Дүсмәт мәдәният йортында Мария Петрова һәм Альбина Васильева җитәкчелегендә оешкан. Шул вакыттан ук ансамбль күп конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган. Дүсмәт авылының мәдәният йорты сәхнәсендә һәрдаим чыгыш ясап, авыл халкын сөендергән. Хәзер исә «Тәңкәләр» ансамбле Дүсмәт гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләп килә. Көннән-көн репертуар яңартыла: онытылып килә торган җырлар тамашачыга җиткерелә.

"Тәнкәләр" балалар ансамбле ике мәртәбә "Туым җондызы" керәшен яшь башкаручыларның россиякүләм фестивалендә Гран-при бүләген алды. 

“Ансамбльдә унбер балабыз бар. Алар Дүсмәт, Комазан башы, Акман авылларыннан, ансамбльгә бик яратып йөриләр. Балаларны мәктәпкә йөртергә ирем булыша.
Мамадышның Җөри авылында уздырыла торган “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә, район һәм авыл Сабантуйларында, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Күбрәк Дүсмәт авылы көйләрен өйрәнәбез. Гармунчыбыз – авыл мәдәният йортында эшләүче халык ансамбленең аккомпаниатор-хормейстры Виктор Спиридонов", – дип сөйләде Зоя Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев