Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Нина Трушовага "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе бирелде

16 июльдә Җөри авылы янында үткәрелгән "Питрау-2022" фестивалендә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Татарстан республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Мамадыш муниципаль районының Колышчы авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Покрау" керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Нина Трушовага Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе бирелде.

Мамадыш районының Колышчы авылы “Покрау” фольклор ансамбле 2017 елда оеша. Ансамбль керәшеннәрнең милли мәдәниятен торгызу буенча актив эш алып бара: халык җырларын өйрәнәләр, халык йолаларын яңарту һәм кую белән шөгыльләнәләр. “Покрау” фольклор ансамбленең төп максаты - фольклор әсәрләрнең башкару осталыгын үстерү.


“Покрау” ансамбленең репертуары керәшен халык җырларыннан тора. Халык хореографиясе элементларын һәм халык инструментларын файдаланып, коллектив керәшеннәрнең йола-гадәтләрен өйрәнә. Коллектив “Мамадыш йолдызлар кабыза”, “Авыл йолдызы” фестиваль-конкурсларында, Рождество бәйрәмендә һәм район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша. Шулай ук “Покрау” фольклор ансамбле ел саен "Питрау" республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый.

"Ансамбльгә 40 яшьтән 70 яшькәчә 12 кеше йөри. Балалар белән дә актив эш алып барыла. Йола-гадәтләр, җырлар, биюләр өйрәнәбез, төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашабыз.
Бүләкләүгә килгәндә, бу бүләгем өчен "Покрау" коллективына, авылдашларыма, һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләр биреп торган дусларыма рәхмәтле", дип сөйләде Нина Трушова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев