Карендәшләребез Россия көненә багышланган «Дуслык Парады» акциясенә кушылды
Хәбәрләр

Карендәшләребез Россия көненә багышланган «Дуслык Парады» акциясенә кушылды

Кичә, Казанда Россия көненә багышланган «Дуслык Парады» акциясе узды.

 50гә якын халык вәкилләре үз милли киемнәрендә Кремль территориясе аша узды.

Парад йөрешенә күп кенә хөрмәтле кунаклар да кушылды. Алар арасында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Наталья Рыбакова һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бар иде.

Бәйрәм чарасында Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активы катнашты.





КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова


Нет комментариев