Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез «Мәдәният бизәкләре» фестивалендә катнаштылар

Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә республикакүләм X «Мәдәният бизәкләре» («Мозаика культур») этно-конфессиональ фестивале булды.

Иске татар бистәсе халыкны бәйрәмчә бизәлешле белән каршы алды. Урамның ике ягы буйлап тезелеп киткән милли күргәзмәләр аеруча бай иде. Төрле халыкларның культурасын, тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар, милли аш-су урын алган ул күргәзмәләрне казанлылар да, читтән килгән сәяхәтчеләр дә зур кызыксыну белән карап йөрделәр. 

«Яшьләр чатыр паркы проекты» кысаларында оештырылган милли күргәзмәләр арасында керәшен культурасына багышланганы да бар иде. Ул керәшен күргәзмә-чатыры яныннан да кеше өзелеп тормады. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова, үзәге белгече Илүзә Галиуллина һәм «Тумар» ансмабле җырчысы Марина Казакова үзләре оештырган шушы күргәзмә, андагы һәр экспонат турында сөйләделәр. Төрле төбәкләреннән килгән туристлар, истәлек өчен дип, алар белән бергәләп фотога да төштеләр. Алар керәшеннәрнең кемнәр булуы, аларның тарихы, милли мирасы белән дә кызыксындылар. Тамаксаларны, алардагы көмеш тәңкәләрне тотып-тотып карадылар. Смоленск ягыннан Павел Павлов, Әзербайҗаннан Саид, Башкортстанның Октябрск шәһәреннән Лада Линская һәм башка бик күпләрне бу күргәзмәдәге «Кряшен калык чыгармачылыгы ӧлгӧлäре» («Образцы народного творчества кряшен») китабы да кызыксындырды. Алар венгр галименең 1875 елда Будапештта керәшеннәрнең әкият, бәет, җыру кебек авыз иҗаты үрнәкләре тупланган китап бастырып чыгарганын белеп шаккаттылар. 

Һөнәрчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе, шулай ук, мастер-класслар да күпләрне үзенә тартты. Биредә гарәп язуы каллиграфиясе, икона ясау, балчыктан уенчыклар әвәләү, чүпрәктән курчаклар тегү буенча мастер-класслар да оештырылды. Яшь кызлар, егетләр спорт уеннарында катнашты. 

Ә иркен чатырда һәм аның янәшәсендә, Россиядәге Гаилә елы уңаеннан, төрле милләт вәкилләренең тарихи фотолары күргәзмәсе урнаштырылган иде. Ул чатырда гаилә кыйммәтләренә багышланган әңгәмә-лекцияләр дә оештырылды. 

Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе, мәдәният министрлыгы, яшьләр эшләре министрлыгы, Казан башкарма комитеты берлектә оештырган фестивальгә килүчеләр өчен бәйрәмчә бизәлгән зур сәхнәдәге концерт кичкә кадәр дәвам итте. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасында Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгеннән — «Казансу» фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш авылыннан «Нардуган» халык фольклор ансамбле һәм, шулай ук, керәшен җыру культурасын өйрәнүче бертуган балалар — Мәликә һәм Сәид Насыйровлар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев