Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез «Камские истоки» фестивалендә призлы урыннар алдылар

Түбән Кама шәһәреннән җырчы карендәшләребезгә Яр Чаллыда уздырылган «Камские истоки» фестиваль-конкурсы өч җиңү китерде.

11 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәдәният сараенда уздырылган әлеге милли сәнгать фестивалендә Алабуга, Зәй, Казан, Менделеевск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Алабуга, Әлмәт, Саба, Чирмешән, Мөслим районнарыннан 450 кеше катнташы. 

Алар «Хореография», «Вокаль ансамбль», «Вокал-соло», «Фольклор-йола күренеше», «Сәнгатьле уку», «Милли кием», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Сынлы сәнгать» номинацияләрендә осталыкта көч сынаштылар.

«Камские истоки» фестивален оештыруның максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның үз культурасын саклау һәм үстерү.

«Вокал-соло» номинациясенең 12-19 яшьтәгеләр категориясендә 1нче урынны Ариана Кадыйрова алды. Ариана — Мамадыш районының «Кряшен чибяре-2024» титулы иясе, «Жиз кыңгырау» ансамбле җырчысы, Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназиясе укучысы.

Шул ук номинациянең 20-45 яшьтәгеләр төркемендә 1нче урынга «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина лаек булды. 

«Вокаль ансамбльләр» номинациясенең 12-19 яшьтәгеләр төркемендә «Сүрәкә» ансамбле карамагындагы «Жиз кынгырау» ансамбле 2нче урынга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев