Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез Кайбычтагы кичке уенда катнашкан

Кайбычта «Кичке уен» фестиваленең үткәрелә башлавына быел ун ел булды.

Аның юбилей елындагысы аеруча киң колачлы булып узган. Фестивальдә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Әтнә районнары, Мари Эл һәм Чувашия республикаларыннан сәнгать коллективлары, кайбычлылар үзләре катнашты, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» сайты. Бу коллективлар Галия Кайбицкая музее яныннан урамнар буйлап кузгалып китте, аларга районда яшәүче руслар, керәшеннәр, чувашлар кушылган. Төрле милләт вәкилләре әнә шулай җырлый-җырлый «Имәнлек» ял паркына килгәннәр.

«Кичке уен» кунакларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыров сәләмләгән. Аннары, гаилә елында узучы фестивальдә күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләгәннәр.

Бәйрәмне танылган җырчылар да булган: алып баручылар – Фәнис Кәлимуллин, Нурзадә; автор башкаручы Илназар. 

Бәйрәмдә Хуҗа Хәсән авылыннан «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган.

Шулай ук, Мәлки, Турминский, Олы Тәрбит һәм Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Кушкул авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләрнең «Керәшен йолдызлары» дип аталган коллектив та тамашачыга үзләренең иң матур җыруларын бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев