Хәбәрләр

Карендәшебез җитәкчелегендәге китапханә – иң яхшысы

Түбән Кама шәһәренең “Заман” уку һәм аралашу үзәге “Иң яхшы шәһәр китапханәсе” номинациясендә җиңеп, дипломга ия булды.

“Заман” үзәгенә бу диплом мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлап, Халык иҗаты йортында уздырылган тантанада тапшырылды.

Еллык эш нәтиҗәләре буенча шәһәрнең иң яхшы китапханәсе дип табылган “Заман” уку һәм аралашу үзәген карендәшебез – Зәй ягы кызы Ольга Афонова җитәкли.

Үзәк эшендә керәшеннәрнең бай традициясен өйрәнүгә, мәктәп һәм колледж укучыларын керәшеннәрнең бай мирасы белән таныштыруга да зур урын бирелә. Ә бу исә Ольга Николаевнаның тырышлыгы нәтиҗәсе дә...

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев