Зәй районында өлкәннәр декадасының чираттагы чарасы узды.
"Өлкәннәр көне алдыннан Зәйдә традицион "Автобабай" бәйгесе узды. Анда өлкән буын машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәре тикшерелде, машина йөртү осталыклары сыналды.
Бәйге җиңүчесе Василий Тихонов Әлмәт шәһәрендә район данын ярышларның зона этабында яклаячак”, – дип хәбәр итә "Зәй офыклары".
Нет комментариев