Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйлеләр Нардуган бәйрәмен күрсәткәннәр

Әлмәт районында Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре турында тапшыру төшергәннәр. Кәләй авылыннан «Кәләем» һәм «Асыл бизәк» фольклор ансамбльләре Нардуган бәйрәмен сәхнәләштергәннәр.

Алар, йоласына туры китереп, бәйрәм өстәле әзерләгәннәр: кабартма, коймак, пироглар, кыстыбый пешергәннәр. Башта, авылдагы кызлар «Йөзек салыш» уйнарга бер өйгә җыелалар. Өйнең хуҗабикәсе Лиза түти иң элек бу уенның кагыйдәләре турында сөйли. «Башта сезгә чишмәгә барып, иманнарыгызны укып, су алып кайтырга кирәк. Ләкин юлда беркем белән дә сөйләшмәгез, суыгызның өстен каплап кайтыгыз» дип, кызларның берничәсенә тастымаллар биреп, чишмәгә озата. Аларны көткән арада калган кызлар җырулар җырлап утыра:

Ачык йөзле, киң күңелле
Безнең туган-тумача
Җортларына барып керсәң
Күрерсең бер тамаша.
Җырлап сыйлар кунакларны
Хуҗалар аяк өсте
Керәшен карендәшләрем
Татутылк белән көчле.

Кызлар чишмәдән кайткач, Лиза түти суга тәңкә ташлый, киләсе ел уңышлы, тыныч булсын дип тели. Соңыннан, шул чишмә суына кызларның һәрберсе йөзек сала. Чиләктән берәм-берәм йөзек алып, җыр әйтеп, күрәзә итәләр.

«Нардуган 7 январьга туры килә. Элек-электән килгән бәйрәм ул. Без аны авыз ачу дибез, чөнки ураза беткән вакыт. Туганнарны җыеп, йорттан-йортка йөргәннәр. Бу көнне шайтаннар бәйдән ычкынган диләр, шуннан чыккан бәйрәм инде ул. Иртүк шәм ягып, өстәл әзерләгәннәр. Кичкә күршеләр дә чәй әчәргә кергәннәр», — дип сөйли Нина Кузнецова.

Бәйрәм башка йортта дәвам итә. Хуҗалар өстәл әзерләп кунаклар көтә. Авылдашлары килгәч, өстәл артында Нардуган бәйрәме белән бәйле күңелле мизгелләрне дә искә алалар. Элгәре вакытта, нардуганчылар кергәч, өй хуҗалары базны ачып куйганнар да, шул базга төшеп китүчеләр күп булган. Аннары кишер, бәрәңге биреп озатканнар, дип көлешеп хәтерләрендә яңарталар ул вакытларны. Сөйләшеп утырган арда бу өйгә дә нардуганчылар килеп керә. Бергә җырлап-биеп бәйрәм итәләр.

Бу күренешне видеода 8:30 минуттан башлап карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев