Әлмәт районының Кәләй авылы халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватаныбызны саклаучы егетләргә, кулларыннан килгәнчә, булышырга тырышалар.
Иң беренче итеп, маскировка челтәрләре үрә башлаган алар. Маскировка челтәрләре үрү, токмачлар кисү белән генә чикләнмичә, окоп шәмнәре дә ясый башлаганнар.

«Окоп шәмнәре егетләр өчен бик тә кирәк. Алар ярдәмендә хәрбиләр ашарга да әзерлиләр, янында җылына, аяк киемнәрен киптерәләр, окопларны яктырталар. Ул шәмнәр окоптан тышкы якка да күренми», — дип сөйли волонтерлар.
Нет комментариев