Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кәләем» халык ансамбле 46 ел иҗат диңгезендә йөзә

Кәләй авылы халкы элек -электән җыр моңга хирыс булган.

Бүген дә авылда 46 ел тарихы булган уникаль коллектив эшләп килә. Сүз "Кәләем" халык фольклор ансамбле турында бара.

"Кәләем" халык фольклор ансамбле 1976 елда оеша. Ансамбльгә шул елларда авыл советы рәисе булган Илья Брагин һәм клуб мөдире Александра Казакова нигез сала. Александра Казакова, Анна Варламова, Анна Ипеева, Елизавета Долгова, Зоя Красильникова, Квасовалар борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне, кием-салым үзенчәлекләрен чигү үрнәкләрен бөртекләп җыялар. Костюмнар булдыралар, җырулар өйрәнәләр.



1984 елның 9 декабрендә беренче тапкыр Әлмәт шәһәренең Техника йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Бик күп сәхнә йолдызларын күргән зәвыклы шәһәр тамашачысы "Кәләем" халык фольклор ансамблен алкышларга күмә. 1985 елда ансамбль Казан тамашачысының да мәхәббәтен яулый.

1990 елда ансамблне Нурсибә Әхмәтҗанова җитәкли башлый. 1991 елның 11 сентябрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән керәшен ансамбльләренең республика конкурсында коллективка "Халык ансамбле" исеме бирелә.

2001 елның июлендә Мәскәү Сабантуенда чыгыш ясап, коллектив Мәскәү шәһәре мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләнә.



1992 елдан 2017 елга кадәр "Кәләем" халык фольклор ансамбле белән Валентина Долгова җитәкли. Коллектив Әлмәт районында үткән барлык чараларда һәм республика күләмендә үткән керәшен мәдәниятенә багышланган бәйгеләрдә актив катнашып призлы урыннар яулый. Шулай ук, "Кәләем" халык фольклор ансамбле ел да керәшеннәрнең республика күләмендә үткәрелә торган Питрау бәйрәмендә чыгыш ясый.

2017 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Валентина Георгиевна Исламова (Брагина).

"Кәләем" халык фольклор ансамбле үз репертуарын даими баетып тора. Бүген коллективның чыгышын Нардуган, Май чабу, Тройсын, Питрау бәйрәмнәре күренешләре бизи. Ансамбльгә йөрүчеләрнең идеяләре һәрчак кайнап тора.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев