Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч музеенда ветераннар катнашында очрашу үткәрелгән

Бу хакта безгә Хуҗа Хәсән авылыннан ветераннар советы рәисе Ольга Боярина хәбәр итте.

Кайбыч районының Галия Кайбицкая музеенда Хужа Хәсән һәм Борындык авылыннан ветераннар катнашында очрашу узган.

“Очрашуда район ветераннар советы рәисе Рушания Лутфуллина һәм пенсия фонды җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова да бар иде. Чараны музей җитәкчесе Чулпан Галимулловна ачып җибәрде һәм очрашу проекты белән таныштырды. Беренче күргәзмә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ветеран Альбина Губееваның кул эшләреннән оештырылды. Альбина мастер класс күрсәтте. Бәйләу, чигү кебек кул эшләренең асылын ачып бирде. Ветераннарга пенсия фондында үзгәрешләр һәм яңалыклар турында аңлатма бирелде. Шулай ук мошенниклар җәтмәсеннән саклану чаралары турында да искәртеп уздылар. Шулай ук, ветераннар советы планнары белән таныштырдылар, авыл җирлекләрендәге ветераннар рәисләре белән төрле очрашулар, чаралар оештырып, бу чаралар һәр җирлектә дә уздырылып, халыкка җиткерергә дигән теләктә оештырылуын искәрттеләр. Очрашу түгәрәк өстәл артында, конкурслар һәм җырлар белән бәйләнеп барды. Бу очрашулар еш булып торсын, еллар имин булсын дигән теләктә таралыштык», – дип сөйләде Ольга Михайловна..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев