Кайбыч кызы «Айбагыр чибәре» исемен яулады
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы кызы Екатерина Матвеева «Айбагыр чибәре - 2024» титулына ия булды.
Ялларда «Айбагыр» лагереның традицион бәйгесе – «Айбагыр чибәре» узды. Биредә кызлар визитка һәм иҗади номер әзерләргә тиеш булганнар. Шулай ук, чибәрләрне интеллектуаль тур да көткән. Анда кызлар керәшен сүзләрен аңлатырга тиеш булганнар. Чакырылган кунак – «Кряшен чибяре – 2024» Светлана Иванова жюри иде.
Конкурста 8 кыз катнашкан, әмма җиңүче 1 генә. Катнашучы кызлар төрле номинацияләрдә дә җиңү яуладылар.
Иң кыю кыз - Арина Харитонова
Иң ягымлы кыз - Ксения Чернышева
Иң сәләтле кыз - Софья Степанова
Иң моңлы кыз - Арина Еремеева
Иң сөйкемле кыз - Алиса Савина
Иң иҗади кыз - Аида Прокопьева
Иң җакшы җыручы кыз - Екатерина Матвеева
Иң харизматик кыз - Антонина Максимова
3нче урын - Софья Степанова, Аида Прокопьева
2нче урын - Антонина Максимова
1нче урын - Екатерина Матвеева
Ә бүген инде ял итүче балаларны яңа мастер-класс көтә. Лагерьга КВН осталары – Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков килә. Алар командалар белән аерым-аерым да эшләп, отрядларны кич белән була торган КВН уенына әзерлиячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев