14 мартта Минзәлә районының Кадрәк мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Туганайлар» фольклор ансамбле (җитәкчесе Фирдания Сәфиуллина) Тукай районы Сәмәкәй авылы мәдәният йортында кунакта булып кайтты.
Очрашу республикадагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына уңаеннан оештырылган иде. Кунакларны Сәмәкәй авылы үзешчәннәре каршы алды. Шулай, ике авыл халкы бергәләп, керәшен һәм татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтте.

– Җырладык, биедек, милли уеннар уйнадык. Кыскасы, күңелле ял иттек. Дуслык күпере өзелмәсен. Төрле милләт халкының гореф-гадәтләре онытылмасын, – дип хәбәр салды Фирдания Сәфиуллина.
Күптән түгел Кадрәкнең үзендә дә кызыклы чара узган. Мәктәптә, Кадрәк мәдәният йорты директоры Фирдания Сафиуллина “Һәр халыкның үз бизәге” дигән әңгәмә-сәяхәт уздырган. Чара барышында укучылар үз төбәкләрендә яшәүче татар, рус, керәшен, чуаш, мари милләтләренең киемнәре, йолалары, милли ризыклары белән танышканнар.

Фото: Кадрәк мәдәният йорты
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев