Изгелек эшләү саваплы гамәл санала
Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында мәдәният хезмәткәрләре сугыш ветераннарына куелган һәйкәлне чистарткан
"Мәрхәмәтле, игелекле эшләргә ниятләп республикада старт алган "Игелекле Татарстан", " Язгы игелек атнасы " акцияләре районыбызда барлык өлкәләрне диярлек колачлады.
Без дә Алан-Полян мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бу акцияне күтәреп алып, үзенчәлекле чаралар, файдалы гамәлләр белән баеттык. Иң беренче эш итеп, үзебезнең эшләгән территорияне җыештырудан башладык. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарыбызга куелган һәйкәл янын чүп-чарлардан арындырдык. Чәчәкләр утырту өчен клумбалар ясадык, ә инде корыганнарын алдык. Шуннан соң эшебезне дәвам итеп, Алан-Полян авылы зиратына җирләнгән тыл батырларының каберләрен чистартып, чәчәкләр куеп кайттык. Ә инде балалар укудан кайткач бергәләшеп һәйкәл тирәли чия һәм сирень агачлары утыртып чыктык", -дип сөйләде авылның китапханә җитәкчесе Галина Григорьева.
Билгеле, әле эшләр моның белән генә тәмамланмый, дәвам итә, чөнки тиздән Бөек Җиңүнең 77еллыгы бәйрәм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев