Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ивановлар гаиләсе ел буе сәхнәдә булачак

Мари Республикасындагы Мари-Турек районында Гаилә елына багышланган чаралар старт алды

Районның хөрмәтле гаиләләре арасында иң иҗади гаилә буларак, Кече Нослы авылыннан карендәшләребез Ивановлар гаиләсе дә  бар.

Әлеге гаилә район, республика күләмендә үткән чараларда актив катнаша. Спектакльләрдә уйныйлар, концертларда рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә.

Аларның иҗади осталыклары буыннан-буынга күчеп килә. Шулай гаилә мәдәни подряды барлыкка килгән.

Арада иң өлкәне Василий дәдәй шигырьләр дә яза. Хатыны да иҗади һәм музыкаль кеше. Римма Германовна матур тавышка ия һәм музыка коралларында уйный: гармунда, курайда (свирель), гөсләдә. Алар яшь чакларыннан бергәләшеп иҗат юлында булалар.

"Шулай итеп, гаилә мәдәни подряды барлыкка килде", - дип шаярта Василий Алексеевич.

Соңрак аларның балалары да аларга кушыла. Балалар, оныклар барысы да музыка, җыр-моң ярата.

"Мари-Турек районында мондый  чаралар ел буе күрсәтеләчәк. «Заря»ял үзәгендә һәркемне кызыклы гаилә эшчәнлеге көтә"- Светлана Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев