Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванайдан Нина Евдокимова: “Гармун – кечерәк кенә, җансыз, телле тартма ул”

Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылында «Эх, гармуннар уйный белсәм...» проекты кысаларында, районкүләм гармунчылар фестивале уздырылды.

Анда Иванай авылыннан бик матур итеп, атлар киендереп төшкән кунаклар да бар иде. Авылның клуб җитәкчесе Нина Евдокимова бәйрәм турында болай диде:

- Гармун - кечерәк кенә, җансыз, телле агач тартма ул. Ә гармунчы шушы телләргә йөрәк авазларын бармакларга күчереп, берсеннән-берсе матур авазлар, моң чыгаручы. Казаклар Чаллысы авылында үткән "Эх, гармуннар уйный белсәм..." гармунчылар фестивалендә Иванай авылы исеменнән Георгий Афанасьев катнашты. Активлыгы өчен диплом белән бүләкләнде. Фестивальгә Алан-Полян, Кызыл Йолдыз, Үри, Бирдебәк, Котлы Бөкәш, Олы Мәшләк, Таулар, Биектау, Тегермәнлек, Олы Елга, Балтач авылларыннан һәм Балык Бистәсеннән оста гармунчылар җыелган иде. Алар килгән кунакларны берсеннән-берсе матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев