Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванай чиркәвендә яңа священник беренче литургиясен уздырды

Илья әтей Балык Бистәсе районының Иванай, Казаклар Чаллысы һәм Мәшләк авыллары приходлары белән танышты.

Балык Бистәсе районының Иванай авылында Ходай Иисус Христосны чумылдырган исеменә (Богоявления Господне) керәшен чиркәве бар. Чиркәүне мәрхүм Александр Баширов күтәргән. Тик чиркәүнең ачылганын күрә алмады ул. 

Әлегә кадәр чиркәүдә үз священниклары юк иде. Узган ялларда яңа священник – Илья әтей килде һәм приход белән танышу узды.

“Авыл халкы бик хисләнеп каршы алды. Иванай чиркәвендә беренче литургия үтте. Приход белән таныштык. Үз священниклары булмау сәбәпле, элек башка авыллардан священниклар килеп келәүләр үткәргәннәр. “Александр Иванович истәлеге бит, ул башлаган изге эш дәвамлы булсын”,- диючеләр күп булды. Ходай безне ярдәменнән ташламасын”, – диде Илья әтей.

Илья әтей хөрмәт йөзеннән Александр Башировның каберендә дә булды.

Илья әтей, шулай ук, Казаклар Чаллысы һәм Мәшләк авыллары приходлары белән дә танышты.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев