Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Пугачев – «Сәйлән» телевизион проектының җиңүчесе

Бу хакта Иванның әнисе сөйләде.

Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе, талантлы карендәшебез Иван Пугачев «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дүртенче сезонының җиңүчесе булган.

«Сәйлән» фестиваленең максаты — халык җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Конкурс берничә этаптан торган. Сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә тәҗрибә туплаулардан соң, профессиональ жюри дистәләгән катнашучы арасыннан финалга бары тик 16 катнашучыны гына сайлап алган. 

Ниһаять, 25 ноябрь көнне әлеге 16 финалист «Шаян балачак» бәйрәм концертында эстрада йолдызлары белән чыгыш ясады. Иван исә Илгиз Мөхетдинов белән җырлады һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дүртенче сезонының җиңүчесе исемен алды.

Иван Пугачев – Казан шәһәренең 69нчы мәктәбендә сигезенче класста белем ала. Буш вакытларында театр һәм, гомумән, сәхнә осталыгына өйрәнә. Аны без Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе, кино актеры һәм яшь башкаручы буларак беләбез. 

Фото: Пугачевларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев