Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Купалада Кәләй ансамбле дә катнашты

Әлмәт ягындагы Дала Зәе елгасы янында уздырылган славян бәйрәме Иван Купалада керәшен җырулары да яңгырады.

6 июльдә Әлмәт районының Рус Акташы авылы янындагы Дала Зәе буенда халык славяннарның Иван Курпала бәйрәмен билгеләп үтте. 

Карендәшебез Светлана Коронова хәбәр итүенчә, Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов бәйрәмгә килүчеләрне Россиядәге гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлап, үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырган.

Иван Купала бәйрәмендә Әлмәт районының Кәләй авылыннан «Асыл бизәк» керәшен фольклор ансамбле дә катнашкан, алар тамашачыга керәшен җыруларын бүләк иткәннәр.

Бәйрәм концертын карау белән беррәттән, интерактив уеннар һәм мастер-класслар оештырылган. Балалар уен мәйданчыгы да эшләгән. Традицияне дәвам итеп, Дала Зәе елгасы суына такыялар да агызганнар. Бәйрәм бутафор учак тирәсендә кулга-кул тотышып җырлап әйләнү белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев