Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Йөрәкләрдә - Ватаныбызны ярату

Мамадыш районының Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәмендә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров кунакларны сәламләде.

- Бу бәйрәмебез Россиядәге Гаилә елында уза. Һәм ул үзе дә элгәредән үк асылын саклап, олы бер тату гаилә булып яшәүче халкыбызның, Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән карендәшләрнең бердәмлеген күрсәтә. Питрауга үзебезнең Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән генә түгел, карендәшләр күрше Башкортстаннан, Удмуртиядән, ерак Нагайбәктән һәм, хәтта, Себердән дә кайталар. Елның-елында 50шәр-60шар мең кешене, меңнәрчә артистны, дистәләрчә керәшен фольклор коллективларын үзенә җыя. Шуңа да Питрау, чын мәгънәсендә, Россия күләмендәге фольклор фестиваленә әйләнде, дип әйтсәк, һич тә арттыру булмас.

Бу «Питрау» керәшен культурасы фестиваленең туган йорты – Җөри авылы. Ә аны бар республикага танытуда Мамадыш районы халкының һәм җитәкчеләренең, җөрилеләрнең һәм традициябезне саклауга, яңартуга үз өлешен кертүче һәркемнең хезмәте зур.

Җәйнең кыл уртасында билгеләп үтелә торган Питрауны элгәре халык чәчәк бәйрәме дип тә йөрткән. Болын-урманнарда чәчәкләр төрле булган шикелле, безнең карендәшләр дә һәм аларның үз культурабызны саклап, киләсе буынга тапшыруга кертә торган өлешләре дә төрлечә. Әмма барыбызны да бернәрсә – төп нигезебезне, үз туган авылыбызны ярату һәм уртак ватаныбыз булган Россиянең чын патриотлары булу берләштерә. Ә бу – җир йөзендә хәзерге вакытта бара торган катлаулы хәлләрдә иң зур көч! Шунлыктан, Ватан чакыруы буенча, керәшен егетләре дә махсус хәрби операциядәгеләр сафына басып, илебез бөтенлеген, халыклар иминлеген саклый. Ул батыр ир-егетләребез илдә тынычлык урнаштырып, киләсе Питрауларда безнең арада булырлар һәм бергәләп бәйрәм итәрбез, дип ышанам.

Тагын бер кат барыгызны да Питрау бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев