Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юка бозда тимераякта шуучы балаларның ата-аналарына җәза биреләчәк

Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең урынбасары Юрий Венедиктов искәртте.

Татарстанда яшәүче ата-аналарга балаларга игътибарлы булу турында искәрттеләр. Балаларның тизрәк бозга чыгасы килә, алар юка бозның куркыныч булуы турында уйлап бетерми.

«Без һәрвакыт сулыкта үзләре генә йөрүче балаларга игътибар итәбез. Җәй айларындамы яки кышмы, мөһим түгел. Бигрәк тә юка бозда йөрүчеләргә һәм тимераякта шуучыларга игътибар итәбез. Боз беркайчан да ял итү һәм уен урыны түгел. Әгәр андый балаларны күрсәк, аларның ата-аналарына беркетмә төзибез, штраф салыначак», - диде Венедиктов. - «Бозның калынлыгы 7 см га җиткәч кенә анда йөрергә ярый. Ә тимераякта шуу өчен бозның калынлыгы 12 см булырга тиеш. Иң яхшысы тимераякта махсус урыннарда шуарга кирәк. Шәһәрдә ябык һәм ачык шугалаклар бар. Аларда тимераякта шуу осталыгын камилләштерергә була», - диде ул.

Татар-информ
Фото: Альфашкола

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев