Анатолий Николаевич Кукмара районынының Югары Чура авылында гомер итә.
Агачка уеп ясау остасы Анатолий Кирилов әкият персонажларының уникаль фигураларын тудыра. Анатолий Кириловның остаханәсенә килеп кергәч, үзеңне әкият иленә эләккән кебек хис итәсең. Аның коллекциясенә аюлар, Бөркетләр, атлар һәм хәзер аеруча популяр сыер сыннары керә. Анатолий үз остаханәсендә эшли, сыйфатка һәм детальләргә зур игътибар бирә.
«Мин кечкенәдән бирле бу эштә. Мәктәптә укыганда ук стена газеталарын ясаучы да мин идем. Сәнгать училищесын тәмамладым, аннан авылга кайттым. Рәсем ясау безнең нәселдән килә. Барлык туганнарым да рәсем остасы. Әтием дә авылның балта остасы иде. Бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр дә яуладым», – дип сөйли үзе турында Анатолий Николаевич.
Нет комментариев