Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югалган уңыш өчен түләү алу тәртибен ничек булыр?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрийларның югалган ашлык өчен кайчан түләүләр ала алачагын аңлаттылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Уңыш югалту сәбәпле Татарстан хуҗалыкларына килгән зыянны каплау мәсьәләсе көз көне хәл ителәчәк. Түләүләрне чәчүлекләрне иминиятләштергән һәм корылыктан зыян күргән аграрийлар алачак», — дип хәбәр итте республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Корылык аркасында Татарстанның барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. «Иминиятләштерелгән хуҗалыклар иминият түләүләрен алачак. Көз көне бер гектардан күпме уңыш җыеп алынганлыгы исәпләнәчәк. Шул вакытта зыянны каплау өчен исәп-хисап ясалачак», — дип аңлатты спикер.

Ленар Гарипов һава торышы шартлары аркасында авыл хуҗалыгы өчен вәзгыять катлаулы булуын билгеләде. Хәзер үк уңышның күп булмаячагы фаразлана. «Яңгырлар булмагач, игеннәр дә үсми. Майда салкыннар булу да игеннәр үсешенә зыян салды, кайберләре бөтенләй үлде. 33 мең гектар җиргә кабат чәчтеләр», — диде ул.

Шул ук вакытта министр урынбасары аграрийларның ашлама, минераль препаратлар кертүнең яңа ысулларын табып, корылык шартларында да эшләргә өйрәнүләрен әйтте. Терлек азыгына килгәндә министрлык кукуруз уңышы яхшы булыр дип көтә.

Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда иминиятләштерелгән җирләр мәйданы 13,2 процентка, ягъни 360,3 мең гектарга арткан. Гадәттән тыш хәл программасы буенча 46,4 мең гектар көзге һәм 101 мең гектар язгы чәчүләр иминиятләштерелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев