Иске Зәйдә яшәүче карендәшебез Фекла Большакова 101нче туган көнен билгеләп үтте
Фекла Георгиевна Югары Баграж авылында туган, балачагы һәм яшьлеге Никкүчтем авылында узган, ул — гаиләдәге ун баланың иң олысы. 1941 елның җәендә Феклага 18 яшь тула, ә 20 сентябрьдә әтисе Георгий Викторовичны сугышка алалар.
Фекла гомере буе әтисенең өч яшьлек сеңлесе Лиданы җилкәсенә утырып авыл әйләнүләрен хәтерендә саклый. Әтисе шулай сугышка китәр алдыннан авыл белән, якыннары белән саубуллаша.
Яшьли әтисез калган Феклага шактый сынаулар узарга туры килә, сугыш чорының бар авырлыгы яшь кыз җилкәсенә төшә, хәтта өйгә кайтып йоклаган көннәре дә аз була. Чөнки колхоз эшләре: чәчү, утау, урак, фермада эшләү бер-бер артлы алмашынып кына тора. Өстәвенә, урман кисү дә шушы кызларга эләгә. Сугыш елларында авыр хезмәт белән узган көннәр сугыштан соңгы чорда да дәвам итә. Феклалар авылында сугыштан соңгы елларда сарыклар үрчетәләр, кыз шунда хезмәт куя. 60нчы елларда исә аларның Никкүчтем авылы бетерелә, Фекла Георгиевна Иске Зәйгә күчеп килә һәм егерме ел «Заветы Ильича» совхозында сыер савучы булып эшли.
Тыл хезмәтчәнен Зәй районы җитәкчелеге исеменнән Петр Тимаськов котлаган.
Шулай ук Фекла Георгиевнага РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозовның хөкүмәт телеграммасын аның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырган. Бу хакта «Заинск-Информ» яза.
«Сезнең гомерегезгә бик күп катлаулы сынаулар туры килде, сез аларны намус белән лаеклы кичергәнсез. Сезнең рухи көчегезгә һәм батырлыгыгызга сокланам! Туган ягыгыз һәм илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә!»- диелә РФ Дәүләт Думасы депутаты котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев