Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәй бистәсендә Богоявление Господня чиркәвен торгызу буенча әзерлек эшләре башланды

Әлеге эшләргә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий хәер-фатихасы белән керешелде.

8 октябрь Иске Зәйнең, 1881 елда төзелгән, бүгенге көндә ташландык хәлгә килгән чиркәү территориясендә өмә үтте. 

Әлеге чиркәү калкулыкта төзелеп, зәйлеләрнең горурлыгы булган. Зәй музее фондларында Тамара Шаронованың Богоявление Господня чиркәве турында истәлекләре сакланган. “Чиркәү иркен, диварлар буенда озын агач киштәләр урнашкан иде. Эчке бизәлеш бик матур, идән ике төстәге мәрмәр плитәләр белән эшләнгән, стеналар майлы буяу белән буялган, аның буенча апостоллар, Библия һәм Евангелия сюжетларына төрле картиналар ясалган иде. Гөмбәз астында кояш сурәтләнгән һәм аннан нурлар сибелә”.

Узган гасырның 30нчы елларында гыйбадәтханә ябылып, анда «Маяк» кинотеатры эшли башлый. Колокольня, алтарь өлеше сүтелеп, пыяла шешәләр тапшыру пункты төзелә. 80нче елларда бина бушап, җимерелә башлый.

Богоявление Господня чиркәвенең 140 еллык тарихында владыка Мефодийның бирегә килүе кискен борылыш буларак билгеләнә. Нәкъ менә аның күрсәтмәсе буенча чиркәүне торгызу эшләре башланды. Өмәдә зәйлеләр дә катнашты, Әлмәт епархиясеннән да ярдәмгә килүчеләр булды. Бу эшләрне оештыручы булып керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсенең дини һәм рухи мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Валентин Атласов тора, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре, “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Светлана Долгова.

Узган ялларда өмәдә катнашучылар чиркәүнең алтарь өлешен чистарттылар, чиркәү территориясендә чүп-чарны җыештырдылар, биек булып үскән үләнне чаптылар.

“Өмәдә катнашучылар арасында иң кечкенәсе 5 яшьлек Данил иде. Кечкенә булса да Данил әлеге игелелке эштә катнашуның мөһимлеген аңлый. Бу ике көн эчендә 50гә якын кеше өмәгә килде. Аларны без волонтерлар дип атыйбыз. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Светлана Ивановна.
Чиркәүне чистарту буенча өмәләр алга таба да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узачак. Бу игелекле эшкә башкалар да кушылыр дип уйлыйбыз.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Светлана Долгова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев