Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирина Киселева: «Аждаһамы, Куянмы – елның исеменә игьтибар иткәнем юк»

Ирина Киселева, укытучы, Ул Лаеш районының Ташкирмән авылыннан.

Нинди генә ел керсә дә, уңышлы булсын. Ирина Киселева безгә бәләкәй чактагы Яңа ел бәйрәмнәрен искә алып сөйләде:

«Аждаһамы, Куянмы — елның исеменә игьтибар иткәнем юк. Йолдызнамәләр белән дә мавыкмыйм. Дөньялар имин, якыннарыбыз, үзебез сәламәт булыйк. Аждаһа елында туган дип, барысы да ут була алмый, ә «куян» нарның барысы да куркак түгел. Яңа ел бәйрәме бала чакта бик күңелле иде. Календарь битен саный-саный көтә идек без аны. Сеңлем белән икебезгә әни бер үк төсле, итәкләре бормалап бизәкләгән күлмәкләр тегә. Аны киеп, авылда кем бәйрәм үткәрә шунда, мәктәпкә, клубка бара идек. Ә әти ул заманның фотографы булды. Безнең, матур күлмәктән, типтереп керәшенчә биегәнне дә, әйлән-бәйлән уйнаганны да фотога төшерә иде. Бер фото гына сакланып калган шулардан. Ул вакытта аңлап җиткермәгәнмен. Ә хәзер бик кадерле истәлек ул минем өчен. Яңа елны хәзер дә көтәргә сәбәп бар. Аның белән бергә дөньяга ниндидер могҗиза туа кебек, уңышлар, тормышта яхшы якка үзгәрешләр булыр дип көтелә. Үзебез олыгаеп килсәк тә, яныбызда әти-әни исән, алар белән яңа елга аяк басу — үзе бер зур бәхет. Оныклар үсеп килә, алар өчен чыршы алып кайтып бизәү, урамда кардан тәгәрәтеп, Кар бабай белән Кар кызы сыннарын әвәләү генә дә ни тора!» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев