Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җирекле чиркәвенә купол куелды

Түбән Кама районының Җирекле авылында Троица чиркәве төзелеп килә.

Тиздән авыл халкының үз чиркәве булачак. Чиркәү, якынча, 50 кешегә исәпләнгән. Чиркәү төзелеп беткәч, җиреклеләр аның янындагы территорияне төзекләндерүдә дә күмәк рәвештә эшлиячәкләр.

Шушы көннәрдә чиркәүгә купол куелды һәм качлар аруландырылды. Чуваш осталары ясаган биш метрлы бакыр купол ерактан ук карашны үзенә тартып тора.

«Чиркәүгә купол урнаштырылу – авыл халкы өчен көтеп алынган олы вакыйга. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт, сау-сәламәт булыгыз!»  – дип яза священник Артём Степанов.

Билгеле булганча, бу чиркәүне төзү турында карар 2016 елда ук кабул ителгән иде. Әлеге Троица чиркәве проектын Чистай митрополиты Пармен үзе бәхилләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев