Җир кешесе файдасына
Уңыш алдан ук страховать итеп куелса, аны җитештергән һәм саткан өчен субсидия күбрәк бирелә.
2023 елдан башлап, авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр арасыннан бөртеклеләрдән җыеп алыначак уңышны страховать итеп куючылар, аны җитештергән һәм саткан өчен субсидияне күбрәк алачаклар.
Бөртеклеләр өчен субсидия алуның Россия хөкүмәте тарафыннан шушы елның ноябрендә кабул ителгән яңа тәртибе бу көздә басуга чәчеп калдырылган һәм страховать ителгән уҗым культуралары уңышына да кагылачак.
Игенчеләрнең дәүләт ярдәмендәге бу төр страхованиегә киткән чыгымына да дәүләттән субсидия бирелә: алыначак уңыш “мультириск” программасы буенча страховать ителгән очракта, страхование полисы бәясенең – 50, ә инде гадәттән тыш хәлләр очрагын күздә тотып страховать иткәндә 80 проценты күләмендә.
Боларның кайсы төрен сайлау – җир кешесенең үз ихтыярында. Үз чыгымнарын дәүләт бюджетыннан каплатырга теләгән очракта, алар бу культураларның страховать ителүе турында тиешле договорны күрсәтергә бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев